31 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылардан узган ел 1366 мөрәҗәгать кергән
Ел дәвамында район Советына һәм район башкарма комитетына гражданнардан барлыгы 1366 мөрәҗәгать кергән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк, 719ы -язмача, 647се - телдән җиткерелгән. Күмәк язылган хатлар 8 процентны тәшкил итә. Аларга 1086 граждан кул куйган. 560 азнакайлы район башлыгының шәхси кабул итүендә булган.
-
Азнакайда Ворошилов укчылары үсә
Районда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Аның кысаларында Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең яшь армиячеләре атыш буенча "Ворошилов укчысы" дигән ярышлар оештырдылар һәм үзләре дә анда актив катнаштылар.